news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Гайзуллин Илсөя Бәдретдинова «пәп» иткән малайлардан көнләшүен әйтте

news_top
Рөстәм Гайзуллин Илсөя Бәдретдинова «пәп» иткән малайлардан көнләшүен әйтте
Фото: Видеодан скриншот

К.Тинчурин театры артисты һәм Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Гайзуллин Илсөя Бәдретдинова концертында сәхнәгә менгән.

«Рөстәм Гайзуллин үзе. Шулкадәр зур шәхесләр бүген минем концертымда. Мин чиксез шат һәм горурмын. Аның күзләре шундый «голубой», ялтырап тора торган», – дип каршы ала аны җырчы.

«Без әйтәсе сүзләрне әйтеп бетерде инде. Гомер буе Илсөя концертында сәхнәгә чыга торган балалардан көнләштем. Илсөя шуларны кочаклап, матур итеп «пәп итеп» ала. Ә безгә шул «сәлам» генә инде», – диде дә артист, һәм эстраданың якты йолдызы аны «пәп» итеп тә алды.

«Всё булды, галочка бар. Үзең супер, командаң, бригадаң, төркемең, группировкаң супер! Әле концерт башланып кына китте, сәхнә бизәлешенә сокланып карап утырам. Супер! Афәрин! Алга таба да уңышлар сиңа», – дип теләде театр артисты.

«Ә минем син уйнаган спектакльне карыйсым килә», – дип язып куйган бу видеога Илсөя Бәдретдинова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар