news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Гафаров Казан Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды

news_top
Рөстәм Гафаров Казан Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды
Фото: Казан мэриясе

Бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының II сессиясе утырышында Рөстәм Гафаров күпчелек тавыш белән кабат Казан Башкарма комитеты җитәкчесе итеп сайланды. Бу турыда Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Казан мэры Илсур Метшин шәхсән үзе Рөстәм Гафаровны әлеге вазифага сайлануы белән котлады, һәм, бу – аның профессиональ җитәкче булуын, шәһәргә хезмәт итү эшенә тугрылыгын тану, диде.

Башкарма комитет җитәкчесе, шәһәр уставы нигезендә, конкурс комиссиясе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан Казан шәһәре Думасы тарафыннан билгеләнә, дип искәртте Илсур Метшин.

Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе вазифасына ачык конкурс 22 сентябрьдә узган бишенче чакырылыш Казан шәһәре Думасының беренче сессиясендә игълан ителгән иде. Конкурска документларны түбәндәге 3 кандидат: «Казэнерго» акционерлык җәмгыяте генераль директорының матди-техник тәэмин итү буенча урынбасары Марат Мәхмүтов, Казан Башкарма комитетының гамәлдәге җитәкчесе Рөстәм Гафаров, «Шәһәр күперләре» муниципаль унитар предприятиесе директоры Станислав Сорокин тапшырган.

Рөстәм Гафаров үз чыгышында муниципаль сектор белән нәтиҗәле идарә итү, салым базасын үстерү һәм барлык республика, федераль программаларда актив катнашу очрагында гына шәһәр хуҗалыгын үстерү темпларын тизләтергә һәм саклап калырга мөмкин булуын билгеләп үтте.

  • Гафаров Рөстәм Гыйльфан улы 1965 елның 11 октябрендә Казанда туа.
  • 1988 елда «инженер-механик» белгечлеге буенча С.М. Киров исемендәге Казан химия-технология институтын тәмамлый.
  • 1988 елның августыннан 1991 елның августына кадәр Казан сөт комбинатының компрессор цехы инженер-механигы, җитәкчесе булып эшли.
  • 1991 елның сентябреннән 1993 елның маена кадәр – «ИТ-проект» МП төзекләндерү-монтаж участогы җитәкчесе.
  • 1993 елның маеннан 2001 елның гыйнварына кадәр – «Кипер» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте директоры.
  • 2001 елның гыйнварыннан 2006 елның мартына кадәр – шәхси эшмәкәр.
  • 2006 елның мартыннан сентябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясенең торак-коммуналь хуҗалыгы, тышкы төзекләндерү һәм төзелеш бүлеге җитәкчесе урынбасары, җитәкчесе.
  • 2006 елның сентябреннән 2010 елның маена кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
  • 2010 елның маеннан 2018 елның октябренә кадәр – Казан муниципаль берәмлеге Башкарма комитетының Совет районы администрациясе башлыгы.
  • 2018 елның 11 октябреннән 2020 елның 20 октябренә кадәр – Казан Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары.
  • 2020 елның 21 октябреннән – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.
  • 2025 елның 13 октябреннән – Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.

Бүләкләре:

  • «Казан шәһәренең 1000 еллыгы истәлегенә» медале (2005 ел); Казанның Мактау грамотасы (2010 ел); Татарстан Республикасы Президенты Рәхмәте (2012, 2018 ел); Казан шәһәре Мэры Рәхмәте (2013 ел); «Фидакарь хезмәт өчен» медале (2014 ел); Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хаты (2015, 2016 ел); «Казан файдасына башкарган хезмәте һәм батырлыгы өчен» мактау билгесе (2015 ел); Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Рәхмәт хаты (2016 ел); «Ватан алдындагы казанышлар өчен» II дәрәҗә ордены медале (2016 ел); «Казан шәһәрендә 2013 елгы XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада» истәлекле медале (2014 ел); «Сочи шәһәрендә 2014 елгы ХХII Олимпия кышкы уеннары һәм ХI Паралимпия кышкы уеннары» истәлекле медале (2015 ел); «Казан шәһәрендә 2015 елгы XVI Су спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты» истәлекле медале (2016 ел); «2010 елда Бөтенроссия халык санын алуны уздыруда керткән өлеше өчен» медале (2012 ел); Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисенең Рәхмәт хаты (2015, 2017 ел); «Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының гражданнар оборонасына 85 ел» юбилей медале (2017 ел), «Эшче-Крестьян Кызыл Армиясе һәм Флотына 100 ел» истәлекле юбилей медале (2018 ел); «ТАССР төзелүгә 100 ел» медале (2022 ел); Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Рәхмәте (2023 ел); Дуслык ордены (2024 ел); Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиленең Рәхмәт хаты (2025 ел); «Татарстан Республикасында җирле үзидарәне үстерүдәге казанышлары өчен» медале (2025 ел).

Өйләнгән, ике бала тәрбияли.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар