Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Рөстәм Асаев «плюс»ка җырлаучылар турында: «Электр утын сүндереп карарга кирәк»

news_top_970_100
Рөстәм Асаев «плюс»ка җырлаучылар турында: «Электр утын сүндереп карарга кирәк»
Фото: Владимир Васильев

«Татарстан – Яңа гасыр» телеканалында «Сөйләшергә вакыт» тапшыруын алып баручы Лилия Кадыйрова кунак белән таныштырды:

«Ул башка җырчылардан зәвыклылыгы, үтә тыйнаклыгы белән аерылып тора. Нәкъ сәхнә өчен яратылган. Төз гәүдә, ягымлы караш, сирәк өчрый торган бас тавыш. Татарстанның халык, Башкортстан атказанган артисты, 4 бала әтисе Рөстәм Асаев булыр», – диде ул.

Тавышыгызны ничек тәртиптә тотасыз?

– Иртән җырлап тикшереп карыйм, тавыш бармы-юкмы. Тәртип ул – вокаль режим. Кирәкмәгән салкын әйберләр эчмим инде мин. Чикләвекләр дә зыянлы. «Рөстәм, сиңа теге-бу ярамый инде», – дип әйтүчеләр бар. Быел алай да туңдырма ашарга туры килде. Бик күп еллар ашаган юк иде.

Мин сезнең бернинди гонорарга да кышын урамда эшләмәвегезне беләм. Бу сезнең кагыйдәгезме?

– Әйе, анысы дөрес. Исәнлекне уйлап. Анда бер җыр җырлыйм да, аннары нишләргә кирәк? Миңа бит иртәгә дә, берсекөнгә дә җырларга кирәк. Ул бит минем эшем, «тавышым юк әле» дип әйтә алмыйм.

Ә «плюска» гына эшләсәң? Хәзер күп кеше шулай эшли, проблема күрми.

– «Плюс»ка эшләү – әрсезлек. Ул минем юлым түгел. 100 процентның 5 процентында кулланылырга мөмкин. Бик кирәктә фонограммага җырлаган бар, әмма мин тере тавыш яклы. «Плюс»ка җырлау бик авыр бит ул. Алай җырлауның энергиясе юк. Чыгып җырлыйлар инде, үз тавышларына сокланып.

Андый очракта, бәлки, ярты эстрада җырлый да алмас инде.

– Аның өчен электр утын гына сүндерергә кирәк. Күпләр башка һөнәр сайлар, заводка эшкә урнашыр иде. Бүгенгә андый мөмкинчелек юк, шуңа күрә алар фонограммага җырлап йөри.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100