Җырчы Рөстәм Асадуллин инде күп еллар Яңа ел бәйрәмен каршыламый икән. Бу хакта артист «Күңел» радиосына кунак булып килгәч, туры эфир вакытында сөйләгән. Моның сәбәбен дә әйткән.
Без Яңа елда инде сәгать уннарда ятып йоклыйбыз. Өйләнгәннән бирле Яңа елны каршы алганым юк. Чөнки минем тормыш иптәшем намазда. Ул аны бәйрәмгә санамый. Безне дә шуңа өйрәтте, мин инде ияләндем. Яңа ел иртәсендә 7дә, 8дә торам да, карыйм – урамда беркем юк, бик рәхәт, – дигән ул.
Ә инде күңеленә иң якын бәйрәмнәр буларак Рөстәм Асадуллин балаларының туган көннәрен һәм авылга кайтуны атаган.