news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Росстат: Татарстанда ягулыкның барлык төрләренә бәя артты

news_top

Росстат мәгълүматлары буенча, Татарстанда 26 майдан 1 июньгә кадәрге чорда автомобиль ягулыгының барлык төп төрләренә бәяләр арткан. Бу турыда «Татар-инфом» яза.

Республикада иң кыйммәтле ягулык булып элеккечә АИ-98 бензины кала. Бер атна эчендә аның бәясе 19 тиенгә күтәрелеп, литры 91,16 сумга җиткән.

Татарстанда бензинның уртача бәясе дә арткан: ул литрына 64,72 сумнан 64,86 сумга кадәр күтәрелгән. АИ-92 бензины 14 тиенгә кыйммәтләнеп, литры 62,57 сум булган. АИ-95 бензины исә 15 тиенгә артып, 66,38 сумга җиткән.

Иң зур бәя үсеше дизель ягулыгында күзәтелгән. Аның бәясе 96 тиенгә күтәрелгән: бер атна элек литры 73,63 сум булса, хәзер 74,59 сум тәшкил итә.

Хисап чорында илнең 73 төбәгендә бензин бәяләре үскән. Иң зур арту Тыва Республикасында теркәлгән — 3,2 процентка.

Автомобиль ягулыгына бәяләр кимү Ямал-Ненец автономияле округында күзәтелгән. Анда бәяләр 0,5 процентка төшкән.

Мәскәүдә бензин бәяләре 0,3 процентка, Санкт-Петербургда 0,1 процентка арткан.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар