Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең яңа төбәкләрендә хәрби хәл режимы кертелә: нишләргә ярый, нишләргә ярамый?

news_top_970_100
Россиянең яңа төбәкләрендә хәрби хәл режимы кертелә: нишләргә ярый, нишләргә ярамый?

Бүген Россия президенты Владимир Путин Иминлек советы утырышын уздырды. 

Төп яңалыкларның берсе – 2022 елның 20 октябреннән Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә хәрби хәл режимы кертелә.

Хәрби хәл режимы (военное положение) ни дигән сүз? 

Хәрби хәл режимы вакытында ул гамәлдә булган территориядә үткәрү режимы кертелергә мөмкин, документлар, гражданнар һәм транспорт чаралары тикшереләчәк. Мондый документлар булмаган очракта, кешеләрне, шәхесен ачыклау өчен, эчке эшләр органнарына китерәләр. Шик уяткан һәркемнең документларын тикшерергә мөмкиннәр.

Хәрби хәл режимы кертелгән территория буйлап күчеп йөрү иреге чикләнүе ихтимал.

  • Яшәү урынын сайлау тыелырга яки чикләнергә мөмкин.
  • Комендант сәгате кертелүе ихтимал.
  • Аерым участоклар һәм җирлекләр кешеләр, кайбер объектлар һәм транспорт чараларыннан азат ителергә мөмкин.
  • Кешеләрне башка районнарга күчереп утырту ихтималы бар.
  • Сак көчәйтелергә һәм хәрбиләр, зур әһәмияткә ия дәүләти һәм махсус объектлар, халыкның тормышын тәэмин итә торган, транспорт, коммуникация һәм элемтә, энергетика объектлары эшчәнлегендә махсус режим кертелергә мөмкин.
  • Телефоннан сөйләшүләрне контрольдә тотулары ихтимал. Хәрби режим вакытында Хөкүмәт элемтә каналлары һәм почта аша җибәрелгән хатларда террор актлары турында мәгълүмат эзләргә, шулай ук элемтә хезмәтләре чикләнергә, хәтта әлеге хезмәтләрне күрсәтү туктатылырга мөмкин.
  • Җыелышлар, митинг һәм демонстрацияләр, урам йөрешләре һәм пикетлар, шулай ук башка төрле чаралар тыелырга яки чикләнергә мөмкин.
  • Гадәти гражданнарның транспорт чаралары зыян күрүчеләрне дәвалау учреждениеләренә илтү, шулай ук террор акты кылуда шикләнелгән затларны эзәрлекләү өчен конфискацияләнүе ихтимал. Гражданин полиция хезмәткәре таләбе белән үз автомобилен бирергә тиеш.
  • Гражданнар һәм юридик затларның милке алга таба аның бәясен каплау шарты белән конфискацияләнергә мөмкин.
  • Гражданнар саклану ихтыяҗларын тәэмин итү, зыян күргән (җимерелгән) объектларны яңадан торгызу эшләренә, янгыннар, эпидемияләргә каршы көрәштә катнашуга җәлеп ителергә мөмкин.
  • Карантин кертелүе, санитар-эпидемиологик, ветеринария һәм башка карантин чаралары үткәрелүе ихтимал.
  • Террорга каршы операция үткәрүче затларның террорчылыкка каршы көрәш буенча чаралар үткәрү өчен кешеләр карамагындагы биналар һәм аларның җир кишәрлекләренә тоткарлыксыз керүе булырга мөмкин.
  • Хәрби цензура кертелергә мөмкин.
  • Россия территориясеннән читкә чыгу тыела яки чикләнә.

«Референдумнар вакытында анда яшәүчеләр катгый фикер җиткерде – алар Россия белән бергә булырга тели. Конституцион законнар үз көченә керде. Әмма Киев халыкның теләген танырга теләми. Кешеләр яшәгән кварталлар утка тотыла. Неонацистлар террор, диверсия, хакимият вәкилләренә һөҗүм ысулларын куллана. Бандерачылар кебек бандит подпольесы төзергә тели. Кырым күперен шартлату артында Украина махсус хезмәтләре тора», – ди Путин.

Россия президенты губернаторларга төбәк штаблары төзергә фәрман бирде. Бу – Оборона министрлыгы белән бергә эшләнәчәк. Һәр төбәккә бурычлар, шул төбәктән чыгып, аерым булачак. Мәскәү мэры Сергей Собянин бу штабларның оештырылуына кураторлык итәчәк.

– Төбәк җитәкчеләренә өстәмә вәкаләтләр бирелә. Югары вазифаи затлар кешеләрнең куркынычсызлыгы, инфраструктура сакланышы өчен бөтен көчен куярга тиеш, – диде Путин.

Президент мобилизацияләнгәннәргә акча вакытында түләнергә тиешлеген әйтте.

– Бер айга кимендә 195 мең сум акча түләнәчәк, – диде Путин.

Нинди нәтиҗәләр ясарга була?

Хәрби хәл бөтен илдә дә кертелми. Димәк, башка төбәкләрдә хакимият хәрбиләрнең кирәк-яраклары өчен гражданнарның автомобильләрен тартып ала алмый.

Моннан тыш, ЛНР, ДНР, Запорожье һәм Херсон өлкәләренең болай да хәрби режимда яшәвен искә алырга кирәк.

Путин шулай ук «реагированиенең уртача дәрәҗәсе» режимы кертелүе турында белдерде. Бу Кырым, Краснодар, Белгород, Брянск, Воронеж, Курск, Ростов төбәкләренә һәм Севастополь шәһәренә кагыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100