Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең иң кечкенә буйлы кызы 11 сыйныфны тәмамлаган

news_top_970_100
Россиянең иң кечкенә буйлы кызы 11 сыйныфны тәмамлаган
"Вести Курск"

Курск өлкәсенең Глушково бистәсендә Россиядә иң тәбәнәк чыгарылыш сыйныф укучысы яши. Ул -  Полина Скорик, аның буе нибары 80 см. Бу хакта социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

11 сыйныф укучысы «аноксетик дисплазия» дигән сирәк очрый торган чир белән авырый һәм бу Россиядә бердәнбер очрак.

Авыруына карамастан, Полина гади мәктәптә белем алган. Башлангыч сыйныфта аңа мәктәп букчасын күтәрергә әнисе ярдәм иткән, ә аннары сыйныфташлары күтәреп йөргән.

Полина иҗади шәхес, берничә ел элек аны «Доктор Рихтер» сериалында төшәргә чакырганнар. Шуннан соң ул актриса булырга хыяллана башлаган. Хәзер ул Югары уку йортларның берсендә менеджмент юнәлешендә белем алырга уйлый.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100