Украина беспилотниклары Махачкала һәм Краснодар шәһәрләрендәге Ozon складларына һөҗүм иткән. Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә.
Махачкалада һөҗүмнән соң янгын чыккан, склад хезмәткәрләре ашыгыч рәвештә эвакуацияләнгән. Берничә кеше зыян күргән. Аларга медицина ярдәме күрсәтелгән, хәзерге вакытта аларның сәламәтлегенә һәм гомеренә куркыныч янамый.
Маркетплейс матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, склад эше туктатылган, логистик маршрутларны яңадан бүлү бара.
Краснодардагы складка һөҗүмнән соң да янгын чыккан. Хезмәткәрләр зыян күрмәгән.
Шулай ук Украина Кораллы Көчләренең Адыгейск һәм Невинномысск шәһәрләрендәге маркетплейс складларына да һөҗүм итәргә тырышуы хәбәр ителә. Әмма алар үз максатларына ирешә алмаган — товарлар да, хезмәткәрләр дә зыян күрмәгән. Складлар ябылган, хәзерге вакытта анда оператив хезмәтләр эшли, дип яза «Татар-информ».