Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең бер төбәгендә кыйммәт «коммуналка» аркасында күпләп аерылыша башлаганнар

news_top_970_100
Россиянең бер төбәгендә кыйммәт «коммуналка» аркасында күпләп аерылыша башлаганнар
"Татар-информ" архивы

Буриятиядә яшәүчеләр, торак-коммуналь хезмәтләргә (ЖКХ) субсидия алу өчен, массакүләм рәвештә фиктив аерылыша башлаган. Бу хакта «Mash» Телеграм-каналы яза.

Аерылышканнан соң хатын-кызлар «ялгыз ана» статусы ала, һәм аларга ут белән җылылык өчен түләүләр алу хокукы бирелә. Ә шул ук вакытта алар элекке ирләре белән «гражданский бракта» яшәүләрен дәвам итә. Телеграм-канал мәгълүматлары буенча, 2024 ел башыннан бирле төбәктә 2,9 мең никах теркәлгән, ә 3,1 мең парны аерганнар. Уртача алганда гаилә парлары саны 1,9 процентка кимегән.

Барыннан да бигрәк Закаменск шәһәрендә хәлләр мөшкел. Россиядә бары тик шушы шәһәрдә генә йортларны 95 ел буена мазут ягып җылыталар. Әлеге матдә бик күп сарыф ителә, ә кайтару җиңел түгел. Нәтиҗәдә, 1 бүлмәле фатирда җылылык өчен аена 15 мең сум түләргә туры килә, ә шәһәрдә уртача хезмәт хакы 25 мең сум.

Фиктив аерылышулардан тыш, җирле халык түләүләр алуның башка ысулын да куллана: берәр таныш булмаган эшсез кешене фатирга пропискага кертә, ә эшсез кеше өчен шулай ук субсидия тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100