news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиянең бер өлкәсендәге укучылар ЕГЭ тапшырмый һәм әңгәмә белән генә вузга кабул ителә

news_top

Россия Мәгариф фән һәм югары белем министрлыгы Белгород өлкәсе укучылары өчен җиңеләйтелгән режим кертү турында карар кабул итте. Белгород өлкәсенең чыгарылыш сыйныфын тәмамлаучылар әңгәмә белән генә вузга кабул ителә.

284 мәктәп кергән исемлек әзерләнгән. Шуларда укыган укучылар өчен бу ташламалар эшли. Югары уку йортлары 7 июньгә кадәр үз норматив актларына үзгәрешләр кертеп, министрлыкка хисап бирергә тиеш.

Белгород хакимияте артиллерия утыннан зыян күргән һәм эвакуацияләнгән Шебекино шәһәр округы укучыларын БДИдан азат итте.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар