Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең RM-Terex зур холдингы коммуналь хезмәтләр айлыгы игълан итте

RM-Terex сәүдә йорты холдингының рәсми дилеры «ГидроРемСервис» Татарстанның торак-коммуналь тармагы вәкилләренә кирәкле техниканы ташламалар һәм башка төрле льготалар белән сатып алу мөмкинлеге бирә. Бүген сәүдә йортының Казандагы филиалында Коммуналь хуҗалык хезмәткәре көне акциясе узды, анда экскаватор һәм автогрейдер мөмкинлекләре күрсәтелде.

news_top_970_100
Россиянең RM-Terex зур холдингы коммуналь хезмәтләр айлыгы игълан итте

«ГидроРемСервис» сәүдә йорты 1991 елда төзелә. Техника сатудан тыш, компания хезмәткәрләре сервис һәм гарантия хезмәтләре күрсәтә. Моннан тыш, компания кул астында 10 мобиль бригада бар, алар техника урнашкан җиргә үзләре барып карый. Җиһазландырылган үзәктә агрегатларны һәм төеннәрне карау мөмкинлеге дә бар.

Сәүдә йортының хезмәткәрләр штаты – 180 кеше. Дилер үзәкләре Уфада, Казанда, Оренбургта, Ижауда, Яр Чаллы шәһәрләрендә бар. Казандагы филиал 10 ел элек ачылган. Анда 35 кеше эшли. «ГидроРемСервис» берничә җитештерүченең, шул исәптән, RM-Terex машиналарын тәкъдим итә. 

“Бездә аерым шартлар, июнь аенда торак-коммуналь хуҗалыгы эшчеләре өчен үзгә тәкъдимнәр бар. Июнь аенда Татарстан Республикасының торак-коммуналь хуҗалыгы өчен ГС-14.02 автогрейдеры өчен махсус бәя игълан ителде – 4 миллион 600 мең сум. Бу торак-коммуналь хуҗалык эшчеләре өчен уникаль тәкъдим. Без Татарстанда 300 данәгә якын ГС-14.02 автогрейдеры китердек, бу техника һәркемгә таныш. Аларга безнең Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендәге сервис үзәкләрендә хезмәт күрсәтелә”, - дип белдерде «ГидроРемСервис» сәүдә йорты генераль директоры Равил Усманов. 

2011 елның май аенда Россия Федерациясе Хөкүмәте дәрәҗәсендә RM-Terex холдингын булдыру хупланды. Terex корпорациясе һәм «Русские машины» Холдингы арасында килешүгә кул куйганда Россия Президенты Владимир Путин шәхсән үзе булды. 

Беренче чиратта, коммуналь хезмәтләр өчен авыр техника Татарстан районнары администрацияләренә кызыклы булырга мөмкин, чөнки әлеге машиналар ел әйләнәсе төрле эшләр башкарырга сәләтле. 

“Безнең стратегия – әлбәттә, клиентларга юнәлгән булуыбыз һәм һәр эшләгән эшебездә югары сыйфат – сервис, сату, запас частьләр кайтарту. Безнең машиналарның билгеләнеше төрле. Нигездә болар юл-төзелеш юнәлеше. Мәсәлән, автогрейдер элек юл булмаган җирләргә, елның җылы вакытында юл салу өчен кирәк. Төзелеш өчен билгеләнгән булуына карамастан, ГС 14.02 автогрейдерын кыш көне юлларны кардан чистарту өчен кулланырга була”, - дип сөйләде «ГидроРемСервис» сәүдә йортының Казан филиалы директоры Дмитрий Пугачев. 

Чарада тәкъдим ителгән ГС 14.02 автогрейдеры – урта класслы, бюджет сериясендәге модель. Машина бик күп төрле эш башкара ала – ел әйләнәсе юлларны чистарту (кыш көне кардан чистарту, җәй көне юл читләрен карау), кюветларны, юл читендәге сөзәклекләрне чистарту, төзелеш һәм төзекләндерү эшләре. 

"ГидроРемСервис" сәүдә йорты – безнең рәсми дилер, мөгаен иң яхшы дилердыр. Безнең компания Россиядә иң зур машина төзелеше холдингы булып санала. Бүгенге көндә дүрт меңнән артык хезмәткәр, Россия территориясендә 76 дилер үзәге, 80 сервис үзәге исәпләнә”,- дип сөйләде RM-Terex вәкиле Иван Сидоров. 

Коммуналь хезмәткәрләр көненә торак-коммуналь тармагы вәкилләре чакырылган. Кунаклар өчен «ГидроРемСервис» хезмәткәрләре экскаватор-төягеч һәм автогрейдерның эш мөмкинлекләрен күрсәттеләр.

“Без компания белән күптән түгел генә эшлибез – экскаватор алдык. Техника сөендерә – яхшы, куәтле, куелган бурычларны үти”, - дип билгеләп үтте кунакларның берсе. 

“Без сезнең хезмәтләр белән ел ярым кулланабыз – барысы да бик ошый, зур рәхмәт. Техника бик яхшы – шушы вакыт эчендә эшсез тормады да диярлек”, - дип бүлеште икенче бер клиент. 

“Минем эшчәнлек детальләрне кире торгызу белән бәйле, шуны әйтәсем килә: сезнең техниканы бик сирәк алып киләләр, хәтта алып килмиләр дияргә була. Күрәсең, ул иң ныклы техникадыр”, - дип сөйләде бер кунак. 

Теләге булган һәр кеше, тәкъдим ителгән техниканың кабинасына утырып карый, хәтта, машинаның мөмкинлекләрен бәяләү кечкенә тест-драйв та уза алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100