Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең кайсы төбәкләрендә балалар еш югала?

Россиянең кайсы төбәкләрендә балалар еш югала?

news_top_970_100
Россиянең кайсы төбәкләрендә балалар еш югала?
life.ru Россия Тикшерү комитетына сылтама белән Россиядә балалар еш югала торган төбәкләрне атаган. Болар - Мәскәү, Свердловск, Иркутск, Түбән Новгород өлкәләре, Красноярск, Ставрополь крайлары. 

2019 елның беренче яртысында 8383 бала һәм яшүсмер югалуы турында хәбәр килгән. Балалар югалуы арта - былтырның шушы чорына караганда 7 процентка артыграк. 2018 ел буена 13 683 бала югалган булган. 

Югалды дигән хәбәр килгән балаларның күпчелеге табылган. Шулай да хәзерге вакытта 98 баланың кайда икәнлеге билгеле түгел. 

Тикшерү комитеты хәбәр итүенчә, балалар югалуының төп сәбәбе - өлкәннәрнең ваемсызлыгы. "Күпчелек югалу очракларын булдырмый мөмкин калырга мөмкин", - диелә Тикшерү комитеты хәбәрендә.

Мәсәлән, соңгы берничә очрак. Түбән Новгородта 5 яшьлек Зарина урманда адаша. Аны берничә көн буе эзләп табалар. Вологда өлкәсендә комлыкта уйнаган җиреннән 2 яшьлек Василиса югала. Омскида август уртасында 3 яшьлек Коля югала. Ул ике көн тайгада адашып йөри. Һәр очракта да өлкәннәр, башка нәрсәгә игътибар итеп, баланы күз угыннан ычкындырган була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100