Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең кайсы төбәкләре 31 декабрьдә ял итәчәк?

Россиянең 20 төбәгендә 31 декабрь ял көне булачак.

news_top_970_100
Россиянең кайсы төбәкләре 31 декабрьдә ял итәчәк?

Россиянең 20 төбәгендә 31 декабрь ял көне булачак. Аларның күбесе эш көнен шимбә көнгә, 26 декабрьгә күчергән, илнең тагын җиде субъекты елның соңгы көнендә эшләргә карар кылган. Бу хакта РИА Новости яза.

Россиянең 18 төбәк башлыклары 31 декабрьне ял көне дип игълан иткән. Әмма аларга 26 декабрьдә, шимбә көнне, эшләргә туры киләчәк. Бу хакта боерык һәм указларга кул куелган. Бу исемлеккә Архангельск, Белгород, Владимир, Вологда, Камчатка, Кострома, Кырым, Курск, Мурманск, Орел, Рязань, Саратов, Ставрополь, Татарстан, Томск, Тува, Ульяновск һәм Чуашстан керә. Волгоград өлкәсендә 31 декабрь ял көне дип игълан ителгән, анда 26 декабрьдә дә эшләмәячәкләр.

Россиянең җиде субъекты хакимияте соңгы көнне ял итмәячәген хәбәр итте. 31 декабрьдә Башкортстан, Калининград өлкәсе, Красноярск крае, Ленинград өлкәсе, Марий Эл, Омск һәм Псков өлкәләре эшләячәк. Тагын биш төбәк бу елда соңгы көн ялын игълан итү мөмкинлеге турында фикер алыша, әмма тулысынча карар кабул ителмәгән, дип яза РИА Новости.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100