news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиянең халык артисты Валерий Гаркалин вафат

Ул «Детки напрокат», «Ширли-Мырли» киноларындагы рольләре белән танылды.

news_top
Россиянең халык артисты Валерий Гаркалин вафат

Россиянең халык артисты Валерий Гаркалин 67 яшендә бүген иртән вафат булды. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Ул 6 октябрьдән бирле коронавирус белән авырып хастаханәдә ята иде. Табиблар аның хәле бик катлаулы дип бәяләгән иде. Аның үпкәләре тулысынча зыян күргән, 4 нче дәрәҗәдә пневмония була. Артист ИВЛ аппаратында ята.

Валерий Гаркалин — Россия актеры, «Детки напрокат», «Ширли-Мырли» киноларында, «Моя прекрасная няня», «Дом кувырком» сериалларында төшкән. Ул ГИТИСта эстрада сәнгате укытучысы булып эшли, остаханәнең сәнгать җитәкчесе була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар