Россиянең халык артисты Татьяна Бестаева вафат
Татьяна Бестаева 1937 елның 13 июнендә Төньяк Осетиядәге Чурбаули авылында туа.
Россиянең халык артисты Татьяна Бестаева 84 яшендә вафат булган. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
«Бүген гаҗәеп актриса, Россиянең халык артисты Татьяна Бестаева вафат булды», дип хәбәр иткән Моссовет исемендәге театрның матбугат хезмәте.
Татьяна Бестаева 1937 елның 13 июнендә Төньяк Осетиядәге Чурбаули авылында туа. 1961 елда ВГИКны тәмамлый. 1961 елдан бирле Моссовет театрында эшли.
Татьяна Бестаева «Дневной поезд», «Я за тебя отвечаю», «Семь стариков и одна девушка» һәм башка фильмнардагы рольләре аша таныш.