Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең халык артисты Стахан Рәхимов вафат

Артистның хатыны - совет һәм Россия җырчысы Алла Йошпе 30 гыйнварда үлгән булган.

news_top_970_100
Россиянең халык артисты Стахан Рәхимов вафат
Михаил Захаров

Россиянең халык артисты Стахан Рахимов 83 яшендә вафат булды. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.

Эстрада җырчысы Стахан Рәхимов үлүен Мәскәү концерты оешмасы вәкиле Валерий Корн раслаган. Әлегә үлем сәбәпләре хәбәр ителми.

Стахан Рәхимовның хатыны - совет һәм Россия җырчысы Алла Йошпе 30 гыйнварда үлгән булган.

Рәхимов 1937 елда Үзбәкстанда туган. Аның әнисе Ташкент музыка драмтеатры солисты булган. Рәхимов Мәскәүгә күченеп килгән һәм Мәскәү энергетика университетын тәмамлаган.

Алар Алла Йошпе белән 1960 елда танышкан. 1979 елда хатынын дәвалау өчен Рәхимов гаиләсе Израильгә китәргә теләгән, ләкин аларны илдән чыгармаганнар. Өстәвенә сәхнәдә чыгыш ясауны да тыйганнар.

Артистлар 1980 елда гына кабат сәхнәгә чыккан.

2020 елда Рәхимовка һәм Йошпега Россиянең халык артисты исеме бирелгән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100