Россиянең халык артисты Сергей Захаров бүген Мәскәүдә 69нчы яшендә вафат булган. Әлеге кайгылы хәбәрне РБК язды.
Сергей Захаров 1950 елда Украинаның Николаев шәһәрендә туа. 1975 елда Леонид Квинихидзе куйган "Небесные ласточки" фильмында төшә. Алар бу кинода Людмила Гурченко, Андрей Миронов һәм Александр Ширвиндт белән бергә уйный. 1986 елда "Россия" концертлар залында беренче тамашасын куя. Бөтен дөнья буйлап 43 илдә гастрольләр белән була. 1996 елда аңа Россиянең халык артисты исемен бирәләр.
Соңгы елларда Сергей Захаров Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта эшли һәм яши. Ул "Очи чёрные", "Три белых коня" җырлары, Мистер Икс, Дон Жуан, Дон Кихот рольләре белән халыкка танылган.