Россиянең халык артисты Иван Бортник вафат
Россиянең халык артисты Иван Бортник вафат
![Россиянең халык артисты Иван Бортник вафат](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2019/1/5/ccb1134252ce1c47ac83def4aea26e88b5852be6fc942315cb7f6b79a59a.jpg)
Россиянең халык артисты, театр һәм кино актеры Иван Бортник вафат. Аңа 79 яшь иде. Иренең вафаты турында ТАСС мәгълүмат агентлыгына Татьяна Борзых хәбәр иткән.
"Иван кичә 23 сәгатьтә үлде, - дигән хатыны. - Табиблар тромб дип фаразлый".
Иван Бортник 1939 елда Мәскәүдә туа, ГИТИСта һәм Щукин исемендәге Театр училищесында белем ала. Гоголь театрында һәм Таганкадагы театрда уйный.
Иван Бортник җырчы-бард Владимир Высоцкий белән бик дус була. Высоцкийның легендар "Письмо к другу" җыры нәкъ менә Иван Бортникка багышланган. Дуслар бергә "Место встречи изменить нельзя" фильмында да төшкәннәр.