Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең халык артисткасы Ольга Пашкова вафат

Актрисага 56 яшь иде.

news_top_970_100
Россиянең халык артисткасы Ольга Пашкова вафат

Бүген, 7 апрельдә озак вакытка сузылган авырудан соң Россиянең халык артисткасы, Кече театр актрисасы Ольга Пашкова 56 яшендә вафат булган. Бу хакта РИА Новости яза.

«Кече театрда кайгы — Россиянең халык артисткасы Пашкова Ольга Леонидовна вафат булды. Театр коллективы тирән хәсрәттә. Актрисаның туганнарының, якыннарының авыр кайгысын уртаклашабыз», — дип яза театрның пресс-атташесы.

Ольга Пашкованы озату вакыты һәм урыны соңрак билгеле булачак. дип өстәде ул.

Ольга Пашкова 1966 елның 2 гыйнварында туган. 1987 елда Щепкин исемендәге Югары театр училищесының Юрий Соломин курсын тәмамлый һәм Кече театрга эшкә алына. Анда ул дистәләгән рольләр, аерым алганда «Мещанин во дворянстве», «Убийство Гонзаго», «Из воспоминаний идеалиста» һәм башка куелышларда уйный. 2006 елда аңа халык артисткасы исеме бирелә. Шулай ук ул «Оно, «Бесы», «Сказ про Федота-стрельца» фильмнарында төшкән. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100