Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең бер шәһәрендә тракторга юл бирмәгән кызны видеога төшергәннәр

Инстачылар полиция чакыртырга, трактор тик торган өчен штраф түләтергә, хәтта таптатырга тәкъдим иткән.

news_top_970_100
Россиянең бер шәһәрендә тракторга юл бирмәгән кызны видеога төшергәннәр
https://www.instagram.com/video_tatarstan/

Ярославль шәһәрендә яшәүче хатын-кыз кар чистарта торган тракторга юл бирмәгән. Тракторчы тротуардагы карны чистарткан. Тротуардан килгән җәяүле тракторга юл бирмичә бер сәгать басып торган. Бу хакта «Казан. Татарстан. Видеолар» аккаунтында хәбәр ителә.

Видеоны төшерүче сөйләгәнчә, кыз, җәяүле буларак, аңа техника юл бирергә тиеш дип санаган. Ә тракторчы, үз чиратында, эшли торган техника җәяүлегә юл бирергә тиеш түгел, дип уйлый. Кешеләр тротуардан читкә чыгып, мөһим эш башкаручыга комачауларга тиеш түгел дигән фикердә тракторчы.

«Юлларны чистартмыйлар дисез, менә шундый кешеләр аркасында инде ул. Җәяүле тракторга узып китәргә бирми. Тракторга „миң уза алмыйм, юл бир“ ди. Менә кайсы хаклы инде? Ә син монда камерага кара, күршеләрең сәлам әйтер сиңа», — дип сөйли видео төшерүче.

«Кешедә каян шулкадәр буш вакыт», — дип аптыраган инстачы белән күпләр килешкән.

«Кайбер кешеләрнең трактор каршында торудан тыш эше юк бугай. Аннары үзе үк тротуар чистартылмаган дип зарлана бит инде»;

«Әле дә басып торалармы икән? Хезмәткә хөрмәт бармы ул? Юл хезмәте барлык кеше өчен тырыша, ә бу туташ принцип дип тырыша. Без дә балаларны «хокуклар» белән үстерәбез. Менә җимешләрен татыйбыз»;

«Алай ачуланмагыз әле, башы „дөрес“ түгелдер. Авыру кешеләргә каты бәрелеп булмый» кебек комментарийлар бар.

Шулай ук полиция чакыртырга, трактор тик торган өчен штраф түләтергә, хәтта таптатырга тәкъдим итүчеләр бар.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100