Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиянең атказанган табибы Әмир Салихов вафат

Әмир Салихов Вәкиллек каршындагы Табиблар клубының актив әгъзасы була.

news_top_970_100
Россиянең атказанган табибы Әмир Салихов вафат
tatmsk.tatarstan.ru

Россиянең атказанган табибы, офтальмохирург, медицина фәннәре докторы, югары категорияле табиб Әмир Салихов 72 яшендә Мәскәүдә вафат булган. Бу турыда Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәритте.

Әмир Салихов Вәкиллек каршындагы Табиблар клубының актив әгъзасы була. 

Әмир Салихов 40 еллык хезмәт юлында уйлап тапкан ысулларны башка табиблар да куллана. Аңа бөтен СССР территориясеннән генә түгел, бөтен дөньядан авырулар мөрәҗәгать иткән. 

Ул һәрвакыт алга омтылган, яңа белем тупларга тырышкан. Яңа технологияләр кулланып, күрсәтмә операцияләр ясаган, лекцияләр укыган һәм яшь белгечләрне өйрәткән. Мисыр, Бразилия, Мексикада да күрсәтмә операцияләр ясаган. Үзе Бразилия һәм Нью-Йоркта стажировка узган. 

Мәрхүмне 1 майда Мәскәүдә җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100