Россиянең атказанган коткаручысы бассейнда йөзгәндә үлгән
59 яшьлек Дмитрий Тропников фитнес-клубка килгән булган.
Россиянең атказанган коткаручысы Дмитрий Тропников Сыктывкар шәһәрендә фитнес-клуб бассейнында үлгән. Бу турыда Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының өлкә буенча баш идарәсенә сылтама белән РИА Новости хәбәр итте.
«Дмитрий Тропников бассейнда вафат булды. Ул Россиянең атказанган коткаручысы иде», — дип сөйләгән агентлык чыганагы.
Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, 59 яшьлек ир-ат 21 гыйнварда вафат булган. Ул Сыктывкар шәһәрендә урнашкан фитнес-клуб бассейнында йөзгәндә үлгән.
«Россия Тикшерү комитетының Коми Республикасы буенча Тикшерү идарәсенең Сыктывкар шәһәре буенча Тикшерү бүлеге процессуаль тикшерү башлаган», диелә ведомство хәбәрендә.
Урында тикшерүчеләр эшли, судмедэкспертиза билгеләнгән.
Тропников Дмитрий Арсентьевич — Россиянең атказанган коткаручысы, Коми Республикасының «Һөнәри авария-коткару хезмәте» оешмасы җитәкчесе. Ул бу оешма белән 2003 елның 1 гыйнварында төзелгәннән бирле идарә иткән.
Тропников 25 елдан артык янгын сүндерү бүлекләрендә эшли, янгын сүндерүчедән башлап дежур смена җитәкчесенә кадәр һөнәри юл уза. Төрле дәүләт бүләкләре иясе.
«Чын ир-ат һәм офицер дөньядан китү бик аянычлы. Дмитрий Арсентьевич лаеклы тормыш юлы узды, бөтен гомерен Ватанга хезмәт итүгә багышлады», диелә Коми Республикасы буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хәбәрендә.