news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиянең атказанган артисты Екатерина Дурова вафат

«Высоцкий. Спасибо, что живой», «Поклонник» киноларында уйнаган Екатерина Дурова танылган артист Лев Дуровның кызы.

news_top
Россиянең атказанган артисты Екатерина Дурова вафат
Салават Камалетдинов

Россиянең атказанган артисты Екатерина Дурова 60 яшендә бүген вафат булган. Бу турыда Малая Бронная театры социаль челтәрләрдә хәбәр итте.

«Бүген озак авырудан соң Россиянең атказанган артисты Екатерина Дурова вафат булды. Җирләү һәм хушлашу вакыты соңрак билгеле була», диелә хәбәрдә.

Екатерина Дурова 1959 елда Мәскәүдә актер Лев Дуров гаиләсендә туа. Ул дистәләрчә фильмда, спектакльләрдә уйнаган. Алар арасында «Юрьев день, «Высоцкий. Спасибо, что живой», «Поклонник» кинолары да бар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар