Россиялеләрнең номиналь хезмәт хакы 2029 елга 137 мең сумга кадәр үсәчәк
Россиядә яшәүчеләрнең уртача айлык номиналь хезмәт хакы 2029 елга, 2025 ел белән чагыштырганда, 35 процентка артачак. Әмма халыкның реаль керемнәре күпкә сүлпәнрәк үсеш күрсәтәчәк. Эксперт фикеренчә, икътисад актив үсеш юлына кайтмаса, реаль керемнәр үсәр дип көтәргә кирәкми. Икътисади үсеш фаразы турында тулырак – «Татар-информ» материалында.
Россия Икътисади үсеш министрлыгы илнең 2027–2029 елрга социаль-экономик үсешенең фаразын урнаштырды. Мәгълүматка караганда, 2029 елда россиялеләрнең уртача айлык номиналь хезмәт хакы 137,4 мең сумга җитәчәк. Бу – 2025 елгы күрсәткечләрдән 35 процентка югарырак.
Министрлык мәгълүматларына караганда, быел уртача номиналь хезмәт хакы 10,3 процентка үсеп, 112,3 мең сумга җитәр дип көтелә. Киләсе елда исә үсеш темплары бераз сүлпәнәячәк һәм 6,8 процентны тәшкил итәчәк, хезмәт хакы 120 мең сум тирәсе булачак. 2028 һәм 2029 елларда еллык үсеш якынча 7 процент тәшкил итәр дип фаразлана: 2028 елда – 128 мең сумга, ә 2029 елда 137,2 мең сумга җитәчәк.
Шул ук вакытта реаль хезмәт хакларының үсеше күпкә түбән булачак. 2026 елда ул 4 процент тирәсе, 2027 елда – 1,8 процент, 2028 елда – 2,4 процент, ә 2029 елда 3 процент дәрәҗәсендә көтелә. Халыкның реаль кулланыштагы керемнәре исә 2026 елда – 1 процентка, 2027 елда – 1,4 процентка, 2028 елда – 2,4 процентка һәм 2029 елда 2,7 процентка артачак.
Яңа җәмгыять институты директоры, экономист һәм политолог Василий Колташов «Татар-информ»га билгеләп үткәнчә, 2026 елда Россия икътисады үз темпларын сүлпәнәйтте, шуңа күрә хезмәт базарында хезмәткәрләр өчен хәлләр бераз катлауланды. Нәтиҗәдә, номиналь һәм реаль хезмәт хакларының үсү тенденциясе күзәтелми.

Василий Колташов әйтүенчә, хезмәткәрләр өчен базар элеккегечә уңайлы булмаячак. Икътисад актив үсешкә кайтмаса, реаль хезмәт хаклары үсәр дип көтәсе юк.
«Эш тәкъдим итүчеләр хезмәт хакын күтәрүдә кирәк дип тапмаса, ягъни акчаны арттырмасаң да кешеләр эштән китмәячәген аңласа, алар аны күтәрмәячәк тә», – дип саный экономист.
Регионнар арасындагы аерма турында сөйләгәндә, Василий Колташов Мәскәүдә хезмәт хаклары үсеше динамикасы буенча хәлләр начаррак булырга мөмкин, дип билгеләп үтте. Алдынгы регионнарда хәлләр күпкә уңайрак, ә Казан кебек зур төбәк шәһәрләре, киресенчә, үзләрен яхшырак хис итә башлый.
«Мисал өчен, хезмәт күрсәтү өлкәсенең артыгы белән киңәюе аркасында җәй буе кофейнялар ябылды, чөнки алар бик күп иде. Рестораннар бушлай эчемлекләр тарату акцияләрен тәкъдим итте. Икенче як – күчемсез милек. Яңа төзелә торган йортларда фатирлар сату кимеде, ә бәяләр барыбер югары булып кала һәм арзанаймый», – диде эксперт.
Ул шулай ук күптөрле офис компанияләренең Мәскәүдән күчемсез милек арендасы арзанрак булган күрше регионнарга күчә башлавын өстәде. Бу күренеш төбәкләрдә яңа эш урыннары булдыра һәм экономиканы яхшырту өчен шартлар тудыра.