Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиягә тагын бер илдән сыер мае кайтарта башладылар

news_top_970_100
Россиягә тагын бер илдән сыер мае кайтарта башладылар
Фото: Салават Камалетдинов \ "Татар-информ" архивы

Иран һәм Һиндстаннан тыш, Төркия Россиягә ак май кертә торган дүртенче ил булды. Майның 20 тонналык беренче партиясен 27 октябрьдә кайтарганнар.

Бу – Россиядә ак майга бәя арту аркасында килеп чыкты. Ел башы белән чагыштырганда, сентябрьдә ак майга бәя 17,96 процентка артты.

Авыл хуҗалыгы министрлыгы, бәяләрне тотрыклы итәр өчен, ак майны чит илдән кертүне арттыру буенча эшләвен белдерде.

Россельхознадзор исә тагын 6 илдән май кайтару мөмкинлеген карый.

Министрлыкта әйтүләренчә, Россия базары ак май белән җитәрлек дәрәҗәдә тәэмин ителгән. 2024 ел йомгаклары буенча, ак май җитештерү күләмен арттыру көтелә, дип яза ТАСС агентлыгы.

Комментарийлар (2)
Калган символлар:
  • 1 ноябрь 2024
    Исемсез
    Ужаас,авыл жирендэ кеше юк яшэргэ,эше булмагач,УЗЕБЕЗНЕН АВЫЛ МАЕ НА НИ ЖИТЭ СОН
  • 1 ноябрь 2024
    Исемсез
    Сыйфатлы май микэн
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100