Россиягә, демографияне яхшырту өчен, миллионлаган африканлы китерергә тәкъдим итәләр
ВЭБ институты, илнең демографиясен яхшырту өчен, Россиягә дистәләгән миллион африканец һәм латинос алып килергә тәкъдим иткән, дип яза «Топор 18+» телеграм-каналы.
Бу адым 2050 елга Россия халкын 160,2 миллионга арттырырга ярдәм итәчәк, дип саный белгечләр.
Халыкны табигый юл белән арттыру өчен, бер хатын-кызга уртача балалар саны 2,1 яки аннан күбрәк булырга тиеш. Шул ук вакытта, әлегә Латин Америкасы илләре гражданнарының массакүләм рәвештә Россиягә күченеп килергә җитди перспективалары юк, дип саный «Латинская Америка» фәнни журналы баш мөхәррире Виктор Хейфец.