news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиягә наркотиклар кертүче төп ил ачыкланган

Россиягә наркотиклар кертүче төп ил ачыкланган

news_top
Россиягә наркотиклар кертүче төп ил ачыкланган
Наркотиклар өчен чимал җиткерүче төп ил - Кытай, дип саный GROUP-IB компаниясенең үсеш буенча директоры Дмитрий Буянов. Бу хакта ул Дәүләт Думасында киңәшмә вакытында әйткән, дип яза Лента.ру.

"Безнең илне «Ггидра» һәм Ramp-а белән тутыручы - Кытай. Ул инде озак еллар бу эшен алып бара. Безнең яшьләрне агулаган төп матдәләр шушы илдән керә", — дип белдергән Буянов.

Ул Россиядәге гаммәви мәгълүмат чараларының һәм депутатларның бу проблеманы күрмәмешкә салышуларын әйткән. 

Лента.ру сайтында "Россия наркотиклар астында" дип аталган махсус проект авторлары ачыклаганча, "кара интернет"та наркотиклар белән сату-алу итүче махсус сайт бар, аны 800 меңләп кеше куллана. Бу сайт аркылы көн саен 13-14 мең серле урын билгеләнеп, анда наркотиклар куелып китә, бу товар әйләнеше 277 миллион сум тәшкил итә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар