news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядән килгән хатынны һәм аның 14 яшьлек кызын Төркиядә атып үтергәннәр

news_top

Төркиянең Бодрум шәһәрендә Россиядән килгән хатынны һәм аның кызын үтергәннәр. Туганнары хатынның элеккеге иреннән шикләнә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәрхүмә хатынның элеккеге ире бөтен гаиләне куркуда тоткан. Аларның талашканын видеога да төшергән булганнар.

«Эзләр. Канлы аяк киеме эзе. 46нчы үлчәмле. Ул илгә килгән булган. Бар да туры килә. Бөтен гаилә бу кешедән курыкты», – ди туганнары.

Ирина исемле хатын һәм аның кызының мәетен 28 ноябрьдә Бодрум шәһәрендә юл кырыенда табалар. Алар җәймәгә төрелгән була. Ана белән кызны атып үтергәннәр.

Моңа кадәр төрек басмалары хәбәр иткәнчә, җинаятьтә шикләнелүче ир-ат Төркиядән китәргә өлгергән. Россиядә Ирина, суд аша, ирен кече улына ата булу хокукыннан мәхрүм итәргә маташкан.

Мәрхүмә Иринаның 3 баласы бар – 20 яшьлек улы, 15 яшьлек кызы (аны әнисе белән бергә үтергәннәр), 5 яшьлек улы. Ул модель булып эшләгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар