Россиядән килгән хатын Таиландта башын имгәткәч, борынгы рус телендә сөйләшә башлаган
Томск шәһәреннән килгән 45 яшьлек турист хатын, Таиландта ял иткәндә, бассейн янында таеп егылган. Нәтиҗәдә аның баш сөяге һәм баш мие имгәнгән. Шуннан соң хатын-кыз борынгы рус телендә сөйләшә башлаган. Бу хакта Mash басмасына сылтама белән «Вести» хәбәр итә.
Чыганак мәгълүматларына караганда, хатын-кыз бассейн баскычында таеп киткән һәм, башы белән бәрелеп, суга егылган. Табиблар ачыклаганча, аның баш сөяге һәм баш мие имгәнгән, колагы сынган. Моннан тыш, турист хатын хәтерен югалткан. Аңа баш сөяген трепанацияләргә киңәш ителгән.
Имгәнгәннән соң хатын-кыз якыннарын танымый башлаган һәм үз исемен оныткан.
Зыян күргән хатын белеме буенча филолог, дип билгеләп үтелә хәбәрдә.