news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядән килгән турист хатын Антальядә атыш вакытында яраланган

news_top

Россиядән килгән турист хатын Төркиянең Анталья провинциясендәге Манавгат шәһәре урамнарының берсендә йөргән чакта атышта зыян күргән. Татьяна исемле хатын-кыз кечкенә генә кибет витринасы янынан узып барганда, кинәт 2 байкер килеп туктый һәм кибет хуҗаларына ата башлый. Фаҗига турында Төркиянең Sektor газетасы хәбәр иткән, дип яза РЕН-ТВ.

«Кибет хуҗалары булган ир-атлар җиргә егылган, ә узып баручы Россия туристы Татьянаның аягына пуля тигән», – диелгән хәбәрдә.

Битлек кигән мотоциклчыларның шәхесен әлегә билгели алмаганнар. Җинаятьнең мотивы ачыклана. Һөҗүм корбаннары сумкалар һәм аяк киемнәре саткан. Алар хәзерге вакытта икесе дә авыр хәлдә хастаханәдә. Россия туристына шулай ук хастаханәдә ярдәм күрсәтелә.

Төркия хокук саклаучылары җинаятьчеләрне кулга алу буенча масштаблы операция башлап җибәрү турында игълан иткән. Полиция хезмәткәрләре видеокүзәтү камераларыннан язмаларны тикшерә һәм җинаятьчеләрнең маршрутын ачыкларга тырыша.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар