news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядән килгән кызны Таиландта кулга алганнар

news_top

Таиландта Россия гражданы булган 34 яшьлек Анастасия Т.ны тоткарлаганнар. Аңа 3 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный. Бу турыда «РИА Новости» яза.

Әлеге хатын-кызны Таиландның Паттайя шәһәрендә лицензиясез косметолог булып эшләүдә һәм косметологик хезмәтләр күрсәтүдә гаепләп кулга алганнар.

Косметолог һөнәре Таиландта чит ил гражданнары өчен тыелган һөнәрләрнең берсе булып санала. Алар арасында шулай ук ялланып эшләүче машина йөртүче, такси йөртүче, табиб (медицина учреждениеләрендә хакимият рөхсәте белән консультация вазифаларыннан тыш) һәм башка һөнәрләр дә бар.

Моннан тыш, кулга алынган Анастасиянең Таиландта рәсми эшләргә рөхсәте дә булмаган, бу да аның эшчәнлеге законсыз булуын аңлата, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар