Россия гражданкасын Бангкокта урлаганнар һәм, мошенниклар кол-үзәгендә эшләтү өчен, Мьянмага җибәргәннәр. Хәзерге вакытта кызны азат иткәннәр һәм Россия дипломатларына тапшырганнар. Бу хакта Россия Федерациясенең Таиландтагы илчелеге матбугат хезмәте хәбәр итте, дип яза «Рен-ТВ».
«2025 елның 7 октябрендә азат ителгән гражданканы Таиланд ягына тапшыру оештырылды», – дип хәбәр иткәннәр илчелектә.
Кыз Россия Тышкы эшләр министрлыгына коткарулары өчен рәхмәт белдергән.
Илчелек мәгълүматларына караганда, төбәктә трансмилли җинаятьчел челтәр эшли. Оешма чит ил кешеләрен, Таиландта эшкә урнаштырган кыяфәт ясап, мошенниклык өлкәсендә эшләтү өчен яллый. «Онлайн-әңгәмә»дән соң россиялеләрне Бангкокка чакыралар, ә аннан аларны законсыз рәвештә Мьянмага җибәрәләр.
Россиядән килгән Дашима Очирнимаева әлеге схема корбаннарының берсе булган. Таиландка килгәннән соң, аны көчләп Мьянмага алып киткәннәр һәм легаль булмаган кол-үзәктә эшләргә мәҗбүр иткәннәр. Азат иткәннән соң кызны Таиландка алып кайтканнар һәм Бангкокка озатып куйганнар. Моннан кыз Россиягә кайта алачак.