news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядән килгән кыз Таиландта авариядә һәлак булган

news_top

Иркутскидан 27 яшьлек Ксения Таиланда мотобайкта авариягә эләккәннән соң 1 атна узгач вафат булган. Авария 17 ноябрьдә Паттайада булган, дип яза «Комсомольская правда» сайты.

Шаһитлар сүзләренчә һәм камера видеоларыннан күренгәнчә, Ксения арендага алынган Honda Scoopy мотоциклында шлемсыз барган. Юлның тар өлешендә ул кыздырылган ризык сатыла торган арбаны урап узмакчы була, арбаның тәгәрмәчен эләктерә, идарәне югалта һәм сәгатенә 40-50 километр тизлектә барган байктан очып төшә.

Кызганыч, кыз уңайсыз егыла. Ул баш түбәсе – чигә өлешен биек бетон бордюрга бәрә. Аңсыз кызны хастаханәгә алып китәләр. Аның башы яраланган: баш сөяге гөмбәзе (свод черепа) һәм баш сөяге төбе сынган, бит сөякләре, уң кулы сынган, баш мие шешкән һәм кан суган була.

Реанимациядә 1 тәүлек яту гаиләгә 190 мең сумга төшкән. Ксениянең экстремаль активлыклар белән шөгыльләнү һәм мотобайк йөртү өчен медицина иминияте булмаган, ә гадәти туристик иминият кенә мондый очракларны каплый алмый. Гәрчә, шәһәр буйлап бу байкта еш йөрсә дә, аның өчен ул аерым иминиятләштерү ясамаган була.

Табибларның тырышлыгына карамастан, Ксенияне коткарып кала алмыйлар, ул 24 ноябрьдә вафат була.

Туганнарыннан билгеле булганча, Ксения интерьер дизайнеры булып эшләгән. Белгечлеге читтән торып эшләү мөмкинлеге биргәч, ул ярты ел элек үзенең хыялын чынга ашырырга уйлый һәм салкын Себердән җылы якка күченеп китә. Таиландны сайлый.

Чит илгә туристик виза белән керә, әмма озакка калырга тели һәм озак вакыт яшәүгә документлар тапшырган була. Ксениянең барысы да яхшы була. Ул Таиландны ошаткан.

Дуслары Ксенияне позитив һәм шат күңелле кеше буларак искә ала.

Туганнары аның мәетен Россиягә кайтару һәм җирләү өчен акча җыя. Якынча исәпләүләр буенча, 1 миллион сум кирәк булачак, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар