news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядән килгән ике яшьлек малайны Малайзиядә медуза тешләгән – бала хастаханәдә

news_top

Россиядән килгән 2 яшьлек малайны Малайзиядәге Лангкави утравында ял иткәндә кубомедуза тешләгән. Бала авыр хәлдә хастаханәдә. Бу хакта New Straits Times хәбәр итте, дип яза «Аргументы и факты».

Бала бик каты пешкән, аны интенсив терапия бүлегенә китергәннәр, дип хәбәр ителә. Табиблар сабыйга агуга каршы инъекция ясаган. Аны күрше штаттан китергәннәр.

Бу хәлдән соң утрауның коткару хезмәте пляжларда контрольне көчәйткән һәм ял итүчеләрне медузалар тешләү куркынычы булу турында кисәткән.

Кубомедузалар тропик һәм субтропик суларда яши. Аларның агуы кеше өчен куркыныч, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар