Россиядән килгән 2 яшьлек малай Малайзиядә Лангкави утравында агулы медуза тешләгәннән соң вафат булды. Бу хакта The Star басмасына сылтама белән РЕН ТВ сайты яза.
«Бала медуза тешләгәннән соң җитди өзлегүләр аркасында 19 ноябрьдә Султана Бахия хастаханәсендә вафат булды», – диелә хәбәрдә.
Фаҗига бала Пантай Чэнанг пляжында су коенганда була.
«Хатыным баланы миңа бирде, ә берничә секундтан ул суламый башлады. Тизрәк ясалма сулыш ясадым, ә башка туристлар безнең пляждагы коткару хезмәтенә алып барырга булышты», – дип сөйләгән баланың әтисе.
Әти кеше йөрәк-үпкә реанимациясе башкарырга тырышкан, соңыннан коткаручылар медуза тешләгән урынны юдырган, баланы хастаханәгә салганнар. Бала хастаханәдә 5 көн яткан. Табиблар тырышлыгына да карамастан, сабый вафат булган.
Баланы Малайзиядә кремацияләргә планлаштыралар, аннары көлен Россиягә алып кайтачаклар, диелә хәбәрдә.