news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россия туристларын акула талап үтергән

news_top
Россия туристларын акула талап үтергән

Филиппинда туристларга акулалар һөҗүм иткән, Россиядән килгән 2 турист һәлак булган, дип яза «SHOT» телеграм-каналы.

Фаҗига Верде утравы тирәсендә була. Россиядән килгән 4 турист дайвинг буенча инструктор белән су астында йөзгәннәр. Шул вакытта кешеләргә акулалар ташлана. 2 ир-ат һәм инструктор котылып кала ала, алар өскә йөзә һәм көймәгә утырып өлгерә. Ә 29 һәм 39 яшьлек ике ир-атны көчле агым алып китә. Аларның мәетләрен яр буе сак хезмәткәрләре табып, ярга алып чыга.

Якынча мәгълүматлар буенча, россиялеләрнең берсен акула өзгәләгән – үлгән ирнең кулын гәүдәсеннән аерым табалар. Икенчесе батып үлгән: дайвер хастаханәдә аңына килмичә үлә, аны коткарып кала алмаганнар.

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 февраль 2025
    Исемсез
    Брежнев СССР халкын акулаларга ашатып тормаган. Ил ябык булган, дип гаепләмәкче булалар хәзер ул чорны. Ачык булудан ни файда күрдек инде?
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар