news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядән килгән әни кеше һәм аның 2 нәни баласы Һиндстанда мәгарәдә яшәгән

news_top

Һиндстанның Керала штатындагы бер мәгарәдә 2 баласы белән яшәгән 40 яшьлек хатын-кызны тапканнар. Ул Россия кешесе булып чыккан. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итә.

Хокук саклау органнары әлеге хатын-кызның һәм аның балаларының кыргый табигать шартларында ничек итеп ризык һәм су тапканын ачыкларга тырыша.

«Мохи кушаматлы 40 яшьлек Нина К. Россиядән бизнес визасы белән Һиндстанга килгән. Ул Гоа аша изге Гокарна шәһәренә барып җиткән, индуизм һәм һинд рухи традицияләре белән тирән мавыккан», – диелә хәбәрдә.

Бу хатын 6 һәм 4 яшьлек ике баласы белән мәгарәдә 2 атна чамасы яшәгән. Ул мәгарәне рухи сыену урынына әйләндергән – Рудра сынын урнаштырган, көн саен дога кылган һәм медитация белән шөгыльләнгән.

Хәзерге вакытта полиция әлеге хатын-кызның һәм аның балаларының табигать шартларында ничек яшәгәнен, ашау-эчүне ничек хәл иткәнен тикшерә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар