news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядәге иң чибәр хатын-кыз байкер «МотоТаня» юл фаҗигасендә үлгән

news_top
Россиядәге иң чибәр хатын-кыз байкер «МотоТаня» юл фаҗигасендә үлгән
социаль челтәрләр

Күпләргә үзенең «МотоТаня» сәхифәсе аша таныш булган популяр хатын-кыз байкер Татьяна Озолина Төркиядә юл-транспорт фаҗигасенә эләгеп һәлак булган. Бу хакта социаль челтәрләрдә язалар.

Фото: © социаль челтәрләр

Байкер белән юл һәлакәте Милас-Сёке трассасында килеп чыга. Озолина тагын 2 мотоциклчы белән янәшә хәрәкәт итә. Ләкин берара транспорт чарасы белән идарәне югалта һәм йөк машинасы астына барып керә. Һәлакәт урынына «ашыгыч ярдәм» чакыралар. Ләкин кыз табиблар килеп җиткәнче үлә.

Фото: © социаль челтәрләр

Россиядә тыелган социаль челтәрдә Татьянаның — миллион, «Ютуб» каналында 2 миллионга якын язылучысы бар. Таня Россиядәге иң чибәр һәм популяр байкершаларның берсе булып санала иде.

38 яшьлек Татьянаның кечкенә улы ятим калган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар