Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядәге бер мәктәпкә һөҗүм әзерләнү хәбәре килгән, балалар ишекләрне томалап утырган

news_top_970_100
Россиядәге бер мәктәпкә һөҗүм әзерләнү хәбәре килгән, балалар ишекләрне томалап утырган

Новосибирск шәһәрендәге 9нчы гимназиягә һөҗүм әзерләнүе турындагы хәбәрдән соң, мәктәптәге ишекләргә баррикада корганнар. Бу хакта «База» Телеграм-каналы яза.

Чыганак мәгълүматлары буенча, һөҗүм итү ихтималы турында хәбәрне бүген иртән гимназиянең биология укытучысына җибәрәләр – билгесез кеше укучыларны атып үтерү белән янаган. Мәктәп хезмәткәрләре шундук хокук сакчыларын чакырган, укучыларны кабинетларга кертеп япкан, ишекләргә баррикада корганнар. Мәктәп янында хокук сакчыларыннан берничә наряд дежур тора, балалар кабинетларда утыра, аларны чыгармыйлар.

Төбәк хакимиятенә сылтама белән «РИА Новости» хәбәр иткәнчә, хокук саклау органнары гимназиядә тикшерү уздыра.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100