Россиядә югары уку йортларында кабул итү кампаниясе башланды. Абитуриентлар бакалавриат, специалитет, магистратура һәм махсуслаштырылган югары белем бирү программаларына документлар тапшыра ала. Бу хакта Россия Фән һәм югары белем министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».
РФ фән һәм югары белем министры Валерий Фальков хәбәр иткәнчә, 2026 елда укырга керүчеләр өчен 620 480 бюджет урыны каралган.
«Быел барлыгы 620 480 бюджет урыны бүлеп бирелде. Без бюджет урыннары санын арттыру курсын дәвам итәбез. Алар 2025 елга караганда бераз күбрәк», – диде Фальков.
Абитуриентлардан укырга керү өчен ризалык, белем турында документ, шулай ук кирәк булганда ташламаларга хокукны раслаучы документлар, олимпиада дипломнары, махсус хәрби операциядә катнашу турында белешмә һәм әзерлекнең иҗади юнәлешләре өчен портфолио таләп ителәчәк.
Бакалавриат һәм специалитет программалары буенча бюджет урыннарына гаризалар һәм документлар кабул итү конкрет югары уку йорты кагыйдәләренә бәйле рәвештә 10 июльдән 20 июльгә кадәр төгәлләнәчәк. Түләүле укуга кергәндә документлар 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча кабул ителәчәк.
Магистратурага һәм махсуслаштырылган югары белем бирү программаларына керүчеләр өчен бюджет урыннарына документлар кабул итү 20 августтан да соңга калмыйча, түләүле урыннарга – 20 сентябрьдән дә соңга калмыйча тәмамланачак.
Документларны югары уку йортының кабул итү комиссиясендә шәхсән, шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша электрон форматта да тапшырырга мөмкин.