Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә YouTube якын арада томаланырга мөмкин

news_top_970_100
Россиядә YouTube якын арада томаланырга мөмкин

Google Дәүләт Думасының «Дума ТВ» YouTube-каналын томалады. Роскомнадзор «Дума ТВ» каналын ачуны таләп итте. Ведомствоның рәсми сайты тараткан хәбәрдә Гуглның «Россиягә каршы мәгълүмати сугыш» алып баруы, «Россиянең рәсми чыганаклары хәбәрләрен кире кага торган фейклар тарату мәйданчыгы» булуы әйтелә.

Россия Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Мария Захарова үзенең телеграм каналында YouTube озакламый томаланырга мөмкин дип белдерде.

«YouTube үзенә хөкем чыгарды. Контентыгызны саклагыз, Россия платформаларына күчерегез. Һәм тизрәк», – диде ул. Россия платформалары дигәндә беренче чиратта Rutube күз алдында тотыла.

YouTube Россиянең дәүләти мәгълүмати чараларының аккаунтларына керүне февраль азагында ук чикләде. Барлыгы 36 аккаунтка керү чикләнгән (RT, "Россия 24", Sputnik, "Звезда", РБК, НТВ һәм башкалар). YouTube кагыйдәләре буенча, Россиянең Украинадагы махсус операциясен хуплау томалау өчен сәбәп булып тора.

Моңа җавап итеп, Роскомнадзор 7 апрельдә Google рекламасын тыйды. Бу Google Поиск, Google Play, YouTube, YouTube Music, Google Chat һәм Gmail га кагыла. 

Март башында Фейсбук һәм Инстаграм томаланды. Инстаграмда Россиядән 61 кулланучы утырган булса, Ютубта 44 млн тирәсе дип фаразлана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100