Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә яшәүчеләр Путинга нинди мөнәсәбәттә?

news_top_970_100
Россиядә яшәүчеләр Путинга нинди мөнәсәбәттә?
Фото: "Татар-информ" архивы

Россиядә яшәүчеләрнең ун кешедән сигезе (82 процент) Россия Президенты Владимир Путинның эшен яхшы дип бәяли, сораштыруда катнашучыларның 81 проценты дәүләт башлыгына ышана. Бу хакта Җәмәгатьчелек фикере фонды (ФОМ) уздырган сораштыру мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Россиялеләрнең күпчелеге (82 проценты) Путин ил Президенты вазифасында яхшы эшли дип саный, 7 проценты каршы фикердә.

Респондентларның уннан сигезе Россия лидерына ышана, сораштыруда катнашучыларның 10 проценты Путинга ышаныч белдерми.

Сораштыруда катнашучыларның 57 проценты фикеренчә, Россия хөкүмәте яхшы эшли, 23 проценты фикеренчә, Россия Министрлар Кабинеты начар эшли. Гражданнарның 60 проценты Россия хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин эшен уңай, ә 11 проценты начар бәяли.

Респондентларга, киләсе якшәмбедә Дәүләт Думасына сайлаулар була, дип күз алдына китерергә кушканнар. Сораштыруда катнашучыларның яртысыннан азрагы (44 процент) «Бердәм Россия», 9 проценты ЛДПР һәм КПРФ, 3 проценты «Гадел Россия», 2 проценты «Яңа кешеләр» өчен тавыш бирергә теләвен әйткән.

Атналык сораштыру 28 февраль – 2 март атнасында узган. Анда Россиянең 51 субъектындагы 97 торак пунктта 18 яшьтән өлкәнрәк 1,5 мең кеше катнашкан. Сораштыру ысулы – респондентның яшәү урыны буенча интервью. Статистик хилафлык 3,6 проценттан артмый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100