Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Россиядә хәрби җыеннар узачак: хезмәт итмәгәннәрне нәрсә көтә?

news_top_970_100
Россиядә хәрби җыеннар узачак: хезмәт итмәгәннәрне нәрсә көтә?
"Татар-информ" архивы

2023 елда Россиядә чираттагы хәрби җыеннар көтелә. Монда төп интрига: хезмәт итмәгәннәрне чакырачаклармы? Дәүләт Думасында бу вариант турында фикер алышалар инде. Бу хакта life.ru сайты яза. 

Законда әйтелгәнчә, чакырылыш буенча армиядә хезмәт иткән һәм хәзер запаста саналган кешеләр хәрби җыеннарга җәлеп ителергә мөмкин. Әмма күптән түгел Оборона буенча Дәүләт Думасы комитеты әгъзасы, генерал-лейтенант Виктор Соболев, 30 яшьтән өлкәнрәк, хезмәт итмәгән россиялеләрне дә хәрби-учет белгечлеге алу өчен хәрби җыеннарга җибәрергә мөмкиннәр, диде. Ә 12 гыйнварда бу депутат «бөтен яшьләрне» дә ярты елга хәрби җыеннарга җибәрергә тәкъдим итте. Дума комитетының калган әгъзалары Соболевның идеясен «шәхси инициатива» дип белдерде, әмма чакырылышка карата кайбер үзгәрешләр турындагы мәгълүматны алар эксперт дәрәҗәсендә раслады. Аерым алганда, Оборона буенча дәүләт комитеты башлыгы Андрей Картаполов хәбәр иткәнчә, агымдагы елның язында армиягә чакыру яше 18 яшьтән 21 яшькә кадәр артачак, ә чакырылышның иң югары яше 30 яшьне тәшкил итәчәк.

«Әгәр призывникларның яше үзгәрсә, хәрби җыеннарга җәлеп ителүчеләрнең дә яше артачак. Чөнки яшь халыкның гомуми саны белән дә бәйле. Әмма җыеннарга бөтенләй хезмәт итмәгән кешеләрне чакыру перспективасы әлегә шикле, чөнки моның өчен законнарны бик җитди рәвештә кире эшләргә туры киләчәк, ә бу – тиз эшләнми», – дип саный МГУның сәясәт кафедрасы доценты Максим Чирков.

Моннан тыш, кайбер экспертлар РФ Президентының өлешчә мобилизация турындагы указын үтәгәндә булган катлаулы вазгыятьне күрсәтә. Ул вакытта хәрби комиссариатлар армиядә күп еллар элек хезмәт иткән гражданнарның хәрби мөмкинлекләрен дөрес бәяләүдә кыенлыклар кичерде.

«Кораллы Көчләрдә хезмәт итмәгән кешеләр белән җыеннарда мәшәкать күбрәк тә булырга мөмкин. Хәзерге шартларда Оборона министрлыгы, хәрби-учет белгечлеге булганнарны яңадан әзерләү урынына, хезмәткә яңа алынган 40 яшьлек кешеләрне хәрби эш нигезләренә өйрәтү белән шөгыльләнер дип уйламыйм», – диде ДОСААФ Бөтенроссия иҗтимагый-дәүләт оешмасының махсус уку үзәге хезмәткәре, запастагы подполковник Сергей Карапетянц.

Хәрби җыеннарга кемнәр эләгергә мөмкин?

Хәрби җыеннар ел саен үткәрелә, шул ук вакытта анда катнашу өчен запастагы гражданнарны да, резервтагыларын да чакыралар.

Россия президенты указы нигезендә запастагылар Россия Кораллы көчләренә, Россия Росгвардия гаскәрләренә, Федераль иминлек хезмәте органнарына һәм дәүләт сагы органнарына чакырыла. Запастагы солдатлар һәм офицерлар өчен хәрби җыеннар уку яки тикшерү өчен була ала, һәм алар 2 айдан да артык дәвам итә алмый. Тик шуны истә тотарга кирәк, уку җыеннарына 3 елга 1 тапкырдан да ешрак чакыра алмыйлар, ә менә тикшерү җыеннарына запастагыларны чикләүләрсез чакыртырга мөмкиннәр. Сезне нинди җыеннарга чакырулары турында хәрби комиссар боерыгында белергә була.

Резервтагылар белән хәл башкачарак. Беренче чиратта шуны истә тотарга кирәк: бу категориягә бары тик Оборона министрлыгы белән килешү төзегән кешеләр генә керә. Бу кешеләр «гражданский» белгечлекләр буенча эшли, әмма хәрби җыеннарны даими узарга тиешләр.

Моның өчен дәүләт резервтагы кешенең түләүләр вакыты өчен уртача хезмәт хакын компенсацияли һәм бу сумманы аның эш урынына җибәрә, ә аннан резервтагы кешегә күчерәләр.

Россия Кораллы көчләрендә резервта булу вакыты чикләнмәгән. Резервта булуның максималь яше званиегә һәм разрядка бәйле.

Хәрби запасның беренче категориясе (мобилизацияләнгән төп резерв) үз эченә 35 яшькә кадәрге рядовойларны һәм сержантларны, шулай ук прапорщикларны һәм мичманнарны; 50 яшькә кадәрге кече офицерларны; 55 яшькә кадәрге 3 ранг майорларын һәм капитаннарын, подполковникларны, 2 ранг капитаннарын; 60 яшькә кадәрге 1 ранг полковникларын һәм капитаннарын; 65 яшькә кадәрге югары офицерларны үз эченә ала.

Икенче категориягә зур масштаблы хәрби хәрәкәтләр булганда чакырылырга мөмкин кешеләр керә. Кагыйдә буларак, хәзер хәрби җыеннарга әлегә чакырылмый. Моңа 45 яшькә кадәрге прапорщиклар һәм мичманнар, 55 яшькә кадәрге кече офицерлар; 60 яшькә кадәрге 3 ранг капитаннары, подполковниклар, 2 ранг капитаннары; 65 яшькә кадәрге 1 ранг полковниклары һәм капитаннары; 70 яшькә кадәрге югары офицерлар керә.

Өченче категория хәрби җыеннарда катнашмый диярлек. Бу – 50 яшькә кадәрге рядовойлар һәм сержантлар, шулай ук прапорщиклар һәм мичманнар; 60 яшькә кадәрге кече офицерлар; 65 яшькә кадәрге 3 ранг майорлары, капитаннары, 2 ранг подполковниклары һәм капитаннары.

Запаста булуның чик яшенә җиткән кешеләр яки сәламәтлеге буенча хәрби хезмәткә яраксыз дип танылган кешене отставкага күчерәләр һәм хәрби учеттан төшерәләр.

Хәрби җыеннардан махсус хәрби операция зонасына җибәрә алалармы?

Гамәлдәге закон буенча җыеннардан махсус хәрби операция уздырыла торган зонага җибәрү рөхсәт ителми. Хәрби җыеннар бары тик хәрби әзерлекне тикшерү яки яңа хәрби техника белән эшләргә өйрәтү өчен генә уздырыла.

Өлешчә мобилизация буенча чакырылышның төгәлләнүе турында Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков тагын бер мәртәбә искәртте.

Моннан тыш, призывникларга бәйле хәзерге вазгыять турында Контроль буенча Дәүләт Думасы комитеты рәисенең беренче урынбасары Михаил Романов та аңлатты.

«Хәрби хезмәткә һәм хәрби җыеннарга чакырыла торган гражданнар – икесе ике төрле категория. Беренче категориягә карата Оборона министрлыгы тарафыннан принципиаль позиция бар – чакыру яшен арттыру ихтималы бар, һәм бу мәсьәлә карала. Резервтагыларны җыюга бәйле үзгәрешләр турында әлегә бернинди рәсми игъланнар күрмәдем. Әмма, махсус хәрби операциянең статусын күтәрүгә бәйле рәвештә, операциянең яңа җитәкчелеге резервтагыларның тагын да киңрәк даирәсен әзерләү бурычы куярга мөмкин, дип уйлыйм. Бәлки, бу гражданнарның кайберләренә хезмәт итүгә килешү төзергә тәкъдим итәрләр, ләкин ул шулай була калса да, бары тик ирекле нигездә генә була», – диде ул. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100