Россиядә хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы хәрбиләрнең сперма банкын ясаячаклар. Бу банк Ханты-Манси автоном округында барлыкка киләчәк. Бу хакта «Топор 18+» Телеграм-каналы яза.
Төбәк омбудсменнары моны «хәрбиләрнең нәселен дәвам итү өчен бик мөһим» дип атады. Ә бу проектны инде федераль мәйданчыкларда эшләтә башлыйлар.