news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә уртача хезмәт хакы 100 мең сумга якынлашты

news_top

Россиядә 2025 елның апрелендә уртача хезмәт хакы 100 мең сумга якынлашкан. Росстат мәгълүматларын анализлап, РИА Новости шул хакта хәбәр итә.

Хезмәткәрләр санын хезмәт хакы күләмнәре буенча бүлү турында тикшеренү апрель йомгаклары буенча 2 елга 1 тапкыр үткәрелә. Агымдагы тикшеренү, кече бизнестан тыш, 95,4 мең оешма арасында уздырылган. Тикшеренү кысаларында хезмәткәрләр саны 28,4 миллион кешене тәшкил иткән.

Апрельдә салым тотканга кадәрге уртача хезмәт хакы 99,4 мең сумга җиткән, 2 ел элек 72,5 мең сум булган. Димәк, 2 ел эчендә хезмәт хаклары өчтән бер өлешкә арткан.

Төбәкләр арасында иң зур уртача хезмәт хакы Чукоткада (193,8 мең сум), Мәскәүдә (178,2 мең), Ямал-Ненец автономияле округында (163,4 мең), Магаданда (155,1 мең) һәм Сахалин өлкәләрендә (148,5 мең) булган.

Иң түбән хезмәт хаклары Дагыстанда (45,4 мең сум), Чечняда (43,1 мең) һәм Ингушетиядә (39,6 мең), диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар