Россиядә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерларның уртача пенсиясе күләме ике ел эчендә 4,5 мең сумга якын арткан. Бу хакта Социаль фонд мәгълүматларына сылтама белән «РИА Новости» хәбәр итә.
Ведомство мәгълүматларына караганда, 1 июльгә Россиядә уртача пенсия 25 401 сумга җиткән. 2024 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, ул 4 426 сумга арткан.
2024 елның 1 июленә илдә эшләүче һәм эшләмәүче пенсионерлар уртача 20 975 сум пенсия алган.
Июль аенда пенсиянең иң зур уртача күләме Чукотка автономияле округында теркәлгән. Анда ул 42 213 сум тәшкил иткән.