news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә уртача ничә сум пенсия алалар?

news_top

Россиядә уртача пенсия күләме аена 23 мең сумнан бераз күбрәк. Бу турыда Россия Социаль фонды белешмәсенә сылтама белән РИА «Новости» яза.

Әлеге мәгълүматларга караганда, Россиядә уртача пенсия күләме 2025 елның 1 гыйнварына 23 175,17 сумга җиткән.

Моңа кадәр хәбәр ителгәнчә, Социаль фонд системасында хисапта пенсионерлар саны 2025 елның 1 гыйнварына 41 169 796 кеше тәшкил итә.

33 379 424 кеше иминият пенсиясе ала, 2 193 963 кеше – инвалидлык буенча, 1 456 262 кеше туендыручысын югалту буенча пенсия ала, диелә хәбәрдә.

.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар