Россиядә уртача гомер озынлыгы 73 яшьтән артып киткән, ә 2036 елга кадәр ул 78–81 яшькә җитәргә тиеш. Бу хакта РИА Новости агентлыгына РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының баш штаттан тыш гериатры, Пирогов исемендәге Россия илкүләм тикшеренү медицина университетының Геронтология фәнни-клиник үзәге директоры, Россия Фәннәр академиясе әгъза-корреспонденты Ольга Ткачёва сөйләгән.
«Россиядә гомер озынлыгы арта. 2030 елга һәр дүртенче россияле 60 яшьтән өлкәнрәк булачак. Хәзер көтелгән гомер озынлыгы 73 яшьтән артып китте, һәм 2036 елга бу күрсәткечне 78–81 яшькә кадәр күтәрү бурычы тора», – ди Ткачёва.
Эксперт аңлатканча, хәзерге вакытта 60 яшькә җиткән ир-ат яки хатын-кыз уртача алганда тагын 20 елга якын яшәячәк.
«Иң мөһиме, әлбәттә, кешенең ничә ел яшәве түгел, ә шул елларны ничек үткәрүе. Функциональ бәйсезлекне, социаль активлыкны, когнитив һәм эмоциональ иминлекне саклап калу мөһим. Шуңа күрә бүген гомерне озайту турында гына сөйләү дөрес түгел, актив озын гомерлелек чорын озайту турында сөйләү дөресрәк булыр», – ди белгеч.