news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә укытучыларга еллык түләү кертергә тәкъдим иттеләр

news_top
Россиядә укытучыларга еллык түләү кертергә тәкъдим иттеләр
Фото: © Рамил Гали, «Татар-информ»

Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары Владислав Гриб педагогларга Укытучылар көне уңаеннан минималь хезмәт хакы (МРОТ) күләменнән дә ким булмаган федераль түләү кертергә тәкъдим итте. Бу хакта РИА Новости яза.

«Укытучылар көненә иң яхшы бүләк – муниципаль, төбәк һәм федераль түләүләр. Бердәм федераль түләү, төбәк түләве булырга тиеш, дип саныйм. Муниципалитетлар да булыша ала, дип саныйм. Федераль түләү күләме минималь хезмәт хакыннан да ким булырга тиеш түгел», – дигән Владислав Гриб.

  • 2026 елның 1 гыйнварыннан гамәлдәге федераль МРОТ аена 27 093 сум.

Гриб сүзләренчә, төбәкләр һәм муниципалитетлар да педагогларга өстәмә түләүләр билгели һәм аның аның күләмен үз бюджетлары мөмкинлегенә карап раслый ала.

«Укытучы иң төп, әһәмиятле һөнәрләрнең берсе. Ул белем бирә, дөньяга караш, патриотизм, хөрмәт һәм ярдәм нигезләрен сала», – дип өстәгән Владислав Гриб.

Россия Иҗтимагый палатасы сәркатибе урынбасары билгеләп үткәнчә, педагогларга ярдәм итү ата-аналар катнашында федераль, төбәк һәм муниципаль хакимиятләрнең уртак бурычы булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар