news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Россиядә туфли үкчәләренә яңа стандарт билгеләделәр

news_top

Росстандарт хатын-кызлар аяк киеменең үкчәсе беркетелү ныклыгын билгеләү ысулын үз эченә алган яңа ГОСТ раслады. Ул үз көченә керде. Бу хакта «РИА Новости» Росстандарт материалларына сылтама белән хәбәр итә.

Яңа стандарт үкчәсе сыну куркынычы булган аяк киеме модельләрен ачыкларга ярдәм итәчәк. Мондый куркыныч материалларның тиз сынуы яки үкчәнең нык беркетелмәве аркасында килеп чыгарга мөмкин. Ныклыкны билгеләү ысулы уртача һәм биек үкчәле хатын-кызлар аяк киеменә кагыла.

Россиядә ГОСТ таләпләрен үтәү ирекле характерда. Аларны эшләү һәм гамәлгә кертү куркынычсызлыкны һәм сыйфатны арттыруга, шулай ук кулланучылар хокукларын яклауга юнәлдерелгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар